Алексеевск муниципаль районында көрәш залын ачу тантанасы

Алексеевск муниципаль районында көрәш залын ачу тантанасы
Урын:
Дата: 21.12.2016

2016 елның 20 декабрендә Алексеевск муниципаль районында көрәш залын ачу тантанасы булды.

Көрәш залы элеккеге авыл хуҗалыгы техникасы клубы бинасында урнашкан. Реставрациягә һәм җиһазларга акчалар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән бүлеп бирелде.

Хәзер Алексеевск районы республика дәрәҗәсендәге турнирларны кабул итә ала, чөнки анда ике заманча келәм, 36 урынга исәпләнгән яшәү бүлмәләре, тренажер залы, душ бүлмәсе, сауна, буфет бар.

Бу тантаналы көнне шулай ук дөнья беренчелеге җиңүчесе һәм призеры Алексей Абрамов һәм Тимур Латиповны хөрмәтләделәр. Аларны югары нәтиҗәләр белән ТР билбау көрәше федерациясе башкарма директоры Хәбир Сабир улы Хәбибуллин котлады. Ә Диана Игнатьева, Самвел Мхитарян, Илнар Закиров һәм Андрон Абдуллинга Хәбир Сабирович «Россиянең спорт мастеры»таныклыкларын һәм күкрәк билгеләрен тапшырды.