Барысын да 2016 елның 08-11 декабрендә Түбән Кама шәһәренә Россиянең Атказанган спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә билбау көрәше буенча VII Бөтенроссия турнирына чакырабыз.

Барысын да 2016 елның 08-11 декабрендә Түбән Кама шәһәренә Россиянең Атказанган спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә билбау көрәше буенча VII Бөтенроссия турнирына чакырабыз.
Урын: Казан
Дата: 24.11.2016

2016 елның 08-11 декабрендә Түбән Кама шәһәрендә билбау көрәше буенча Россиянең Атказанган спорт мастеры, ике тапкыр дөнья чемпионы һәм ике тапкыр Европа чемпионы Шамил Садриев истәлегенә Бөтенроссия турниры узачак. Әлеге турнирга ел саен Казахстан, Үзбәкстан һәм Россиянең 25тән артык төбәгеннән спортчылар килә. Бүгенге көндә Башкортстан, Казахстан, Марий-Эл, Чувашия, Владимир, Мәскәү, Пермь өлкәләреннән командалар килде. Ярышлар 15-17 яшькә кадәрге спортчылар арасында ирекле стильдә узачак. Иң көчле егет исеме өчен ун, ә кызлар җиде үлчәү категориясендә көрәшәчәк.

Ярышларда катнашучылар "Патриот" үзәгендә урнаштырылачак ("Дружба"дан 15 минутлык юл).