Кече яшьтә билбау көрәше буенча беренчелек

Кече яшьтә билбау көрәше буенча беренчелек
Урын: Базар Матаклары
Дата: 29.01.2016

Татарстанда беренче тапкыр билбау көрәше буенча беренчелек кече яшьтә узачак
30 гыйнварда Әлки районының Базарлы Матак авылында яшь егетләр һәм кызлар арасында Татарстан беренчелеге узачак. Республика билбау көрәше федерациясе беренче тапкыр 2002-2004 елгы спортчылар өчен шундый дәрәҗәдәге ярышлар үткәрә. Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән 200дән артык спортчы катнашу өчен гариза бирде.
Ярышлар ике көн дәвамында ирекле һәм классик билбау көрәше стилендә узачак.
Ярышлар 10.00 сәгатьтә «Алина»спорткомплексында башлана.
Ярышларның төп партнеры ААҖ Красный Восток-Агро.
Татарстан Республикасы билбау көрәше федерациясенең матбугат хезмәте