Рөстәм Миңнеханов: Татарстан спортчыларының һәр җиңүе бөтен ил өчен зур әһәмияткә ия

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан спортчыларының һәр җиңүе бөтен ил өчен зур әһәмияткә ия
Урын:
Дата: 22.12.2015

22 декабрьдә "Корстон" ДТРКда стендка ату буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары спортчыларын, шулай ук көрәш буенча IV дөнья чемпионаты һәм билбау көрәше буенча XIII дөнья чемпионаты медаль ияләрен хөрмәтләү тантанасы узды

Чара Татарстанда 2015 елгы спорт сезонына йомгак ясау алдыннан «Корстон» ДТРК мәйданчыгында узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан тыш, спортчылар белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Татарстан Республикасы спорт федерацияләре вәкилләре катнашты.

Атлетларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, аларның һәрберсе Россия масштабында гына түгел, бөтен дөнья масштабында да уңышларга ирешә.

"Сез башкалар өчен үрнәк. Бу иң мөһиме. Бездә барлык кирәкле матди база бар, ләкин тәҗрибәле остазларсыз югары нәтиҗәләргә ирешү җиңел булмаячак», - дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов аерым билгеләп үткәнчә, спорт өлкәсендәге һәр җиңү бөтен ил өчен зур әһәмияткә ия. "Спортта без көндәшләребезне урынга куярга тиешбез. Кем икәнебезне һәм үзебезнең нәрсә икәнебезне күрсәтергә», - дип белдерде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов аерым билгеләп үткәнчә, спорт өлкәсендәге һәр җиңү бөтен ил өчен зур әһәмияткә ия. "Спортта без көндәшләребезне урынга куярга тиешбез. Кем икәнебезне һәм үзебезнең нәрсә икәнебезне күрсәтергә», - дип белдерде ТР Президенты.

Ул шулай ук телевизион тапшырулар циклын эшләүне һәм Татарстан спортчыларының бөтен республика буенча уңышларын трансляцияләүне йөкләде.

ТР билбау көрәше федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин кыскача гына Татарстан көрәшчеләренең төп казанышлары турында сөйләде. Соңгы 10 елда Татарстанда 96 Россия спорт мастеры һәм 6 халыкара класслы спорт мастеры тәрбияләнде. Ул ассызыклаганча, бу вакыт дәвамында спорт федерациясе Рөстәм Миңнеханов ягыннан зур ярдәм сизә.

Василий Мосин, үз чиратында, ТР Президентына Татарстанда спортны үстерүдә актив ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.