X Россия халыкларының традицион көрәш төрләре фестивале

X Россия халыкларының традицион көрәш төрләре фестивале
Урын: Мәскәү
Дата: 05.12.2015

4 һәм 5 декабрьдә Мәскәүдә Россия халыкларының традицион көрәш төрләренең X фестивале узды. 300дән артык катнашучы Иван Ярыгин исемендәге көрәш сараеның көрәш келәмнәрендә очрашты. Ел саен үткәрелә торган фестивальдә Мәскәү шәһәренең һәм Россия төбәкләренең милли-мәдәни берләшмәләре командаларыннан, Бурятия, Кабарда-Балкария, Карача-Черкес Республикасы, Калмыкия, Дагестан, Тыва, Хакассия, Якутия, Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Ингушетия, Ханты-Манси автономияле округы вәкилләреннән көчле спортчылар катнашты. Шулай ук көрәштә Таҗикстан, Монголия, Кыргызстан һәм Грузия вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасын 3 спортчыдан, 1 тренердан һәм 1 Федерация вәкиленнән торган Татарстан Республикасы билбау көрәше федерациясе тәкъдим итте.